Казанда яшүсмер электричка астында калып үлгәннән соң тикшерү эшләре башланды
Электропоезд 17 яшьлек яшүсмерне бәрдергән.
(Казан, 28 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда 21 март көнне Горький тимер юлының Әмәт-Вахитов аралыгының 21 нче чакрымында 17 яшьлек яшүсмер электропоезд астында калган. Бу хәл буенча тикшерү бара.
"Татар – информ” агентлыгына бу турыда Россия Федерациясе Тикшерү комитетының транспорт буенча үзәк төбәкара тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров хәбәр итте.
Электропоезд машинисты сигнал биргән һәм тормозга баскан. Әмма һәлакәтне булдырмый кала алмаган. Яшүсмер алган җәрәхәтләрдән үлгән.
"Тикшерүчеләр җәрәхәтләр алуның барлык шартларын һәм сәбәпләрен ачыклый, кайбер экспертизалар билгеләнде», – диде Дмитрий Захаров.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев