Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Коронавирус эләктергән 39 яшьлек танылган актерның үпкәләре түзмәгән...

    Актерның үпкәсе 87%ка зарарланган була

    Танылган театр һәм кино артисты Артем Анчуков 39 яшендә вафат булган. Бу хакта үзенең инстаграмдагы сәхифәсендә җырчы Татьяна Буланова хәбәр итә.

    Баксаң, Анчуков коронавирус эләктергән була. Төрле хәбәрләргә караганда,актерның үпкәсе 87%ка зарарланган була. 5 июньдә исә үпкәләр түзмәгән, ярылган.

    Россия тамашачыларына Анчуков «Улицы разбитых фонарей», «Агентство НЛС», «Бандитский Петербург», «Опера. Хроники убойного отдела», «Молодежка», «Мажор» һәм башка фильмнар буенча таныш. Июльдә аңа 40 яшь тулырга тиеш иде.

    Реклама

     

    http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/koronavirus-elktergn-39-yashlek-tanylgan-akterny-pklre-tzmgn

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: