erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Коронавирус кичергәч бирелә торган сертификат бер ел гамәлдә булачак

Россиядә Covid-19 коронавирусы авыруын кичергәнлек турындагы сертификатның гамәлдә булу вакыты авырып терелгәннән соң бер ел булачак. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов хәбәр итте, дип җиткерә РИА Новости.

Ведомство вәкиле барлык яңа документларны нәкъ менә шушы чорга рәсмиләштерәләр, ә элек бирелгән документларны 12 айга кадәр озайталар, дип аңлатты.

«Бу — техник процедура, ул якын арада тәмамланачак. Барлык кирәкле карарлар кабул ителде», — дип искәртте Кузнецов.

Элегрәк коронавирус белән авырганлык турындагы сертификат алты ай дәвамында гамәлдә иде. Әмма соңыннан документның гамәлдә булу вакытын ике тапкыр озайтырга дигән карар кабул ителде, бу хакта Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сөйләде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, моның сәбәбе — коронавирус белән кабаттан авыручылар санының кимүе. Аның бәяләве буенча, ул 0,74 процент тәшкил итә.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин төбәк хакимиятләренә чикләү чараларын кертүне һәм үтәүне шәхсән контрольдә тотарга һәм Covid-19 инфекциясенә каршы вакцинация темпларын тикшереп торырга кушкан иде.

https://vatantat.ru/2021/12/69477/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X