erid:2VtzquqpS7d
Коронавирус әле дә безнең арада
Яңалыклар

Коронавирус әле дә безнең арада

Татарстанда 208 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда тагын 208 кеше коронавирус йоктырган. 36 кеше хастаханәдә дәвалана.

Ковид йоктыруның яңа очраклары саны кимүен дәвам итә. Кичә 210 кеше ковид инфекциясен йоктырган, 1 майда – 214. Пандемия башланганнан алып Татарстанда барлыгы 145,2 мең кеше коронавирус белән авырган. Бу турыда стопкоронавирус.рф. сайтында хәбәр ителә.

Татарстанда барлыгы 139,2 мең кеше (узган тәүлектә – 217 кеше) ковид инфекциясеннән терелгән.

Соңгы тәүлектә ковид корбаннары ачыкланмаган. Пандемия башланганнан алып төбәктә 1 982 кеше коронавирустан соң сәламәтлек какшавы сәбәпле үлгән.

Чыганак Татар-информ

Коронавирустан сакланыр өчен һаман да чаралар күрергә чакырабыз. Кеше күп булган урыннарда маска кию, антисептиклар куллану, кулларны һәрдаим юып тору һәм дөрес туклану режимын саклау - барыбыз да онытмаска тиешле чаралар. 


Нет комментариев