erid:2VtzquqpS7d
Коронавирус пандемиясенең төгәлләнү вакытын фаразладылар
Яңалыклар

Коронавирус пандемиясенең төгәлләнү вакытын фаразладылар

Медицина белгечләре COVID-19 пандемиясе төгәлләнү вакыты турында рәсми рәвештә күзәтүләрдән соң гына игълан итә алачаклар. Моның өчен күпме көтәргә туры киләчәген Sputnik радиосына иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков сөйләгән ("Ватаным Татарстан").

 

2022 елның язында COVID-19 авыруларының кимүе күзәтелә. Әмма бу пандемия якын арада тәмамланачак дигән сүз түгел дип саный Крючков.

«Авырулар саны чагыштырмача  аз – Россия территориясендә коронавирус белән авыручыларның яңа саны тәүлегенә 20-30 мең очрак. Ләкин әлеге чор буенча алдагы кимү-үсеш турында сөйләү мөмкин түгел», — дип аңлатты Крючков.

Тагын бер елдан гына пандемиянең тәмамлануы турында һәм COVID-19ны гадәти сезонлы авыру дип игълан итәргә мөмкин булачак.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев