erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Машина ачкычын урлаганнар: 16 яшьлек егетнең үзен һәм ике кызны һәлак иткән фаҗига нечкәлекләре билгеле

Хуҗа йоклаганда, иптәшләре ачкычны урлап алып киткән. Рульгә 16 яшьлек А.ны утыртканнар.

Кичә иртән Югары Ослан районының Ключищи авылы янында коточкыч авариядә өч кеше һәлак булуы һәм ике кеше имгәнүе турында язган идек. Фаҗиганең кайбер нечкәлекләре билгеле булган.

Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе белешмәсе буенча, авариягә очраган машина белән 16 яшьлек үсмер идарә иткән. Үсмер машина руле артында була, ул зур тизлектә барган килеш, юл кырыена чыга, металл коймага бәрелә. Аннары каршы як полосага чыга һәм башка коймага бәрелә, шуннан соң юл кырыена төшеп китә.

Авариядә машина йөртүче үзе, 19 яшьлек ике пассажир кыз һәлак була. 19 һәм 20 яшьлек пассажир егетләр имгәнә. Аларны Казанның 7 нче хастаханәсенә китергәннәр. Фаҗига сәбәпләрен хокук саклаучылар ачыклый. 

РИА Новости Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, авария иртәнге алтыда Казан-Ульяновск юлының 5 нче километрында була. 2005 елда туган балигъ булмаган үсмер машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, Datsun On-Do машинасына иптәшләрен утыртып алып чыгып китә, диелә хәбәрдә.

Mash Iptash телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, егетләр һәм кызлар Түбән Ослан авылында шәхси йортта ял иткән. Биредә егет белән кызның туган көнен уздырганнар. Алар төн буен бәйрәм иткән, иртәнге алтылар тирәсендә машинага утырып Ключищи авылы янына трассага чыкканнар. Машина бер дусларыныкы булган. Ләкин авария вакытында салонда хуҗа егет үзе булмаган. Хуҗа йоклаганда, иптәшләре ачкычны урлап алып киткән. Рульгә 16 яшьлек А.ны утыртканнар.

Үсмер малай машинада зур тизлектә барган, идарәсен югалткан һәм машина юл кырыена төшеп капланган. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

А. үзе, Э.һәм Э. исемле ике кыз урында ук һәлак булган. Туганнар Д. һәм Д. имгәнгән, аларны хастаханәгә озатканнар, диелә бу хәбәрдә.

Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, Югары Ослан прокуратурасы тикшерү башлаган. Урынга район прокуроры вазифаларын башкаручы Александр Непомнящий барган.

Прокуратура балигъ булмаган балаларның караучысыз булуы һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарының эшчәнлеген тикшерәчәк, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/mashina-achkychyn-urlagannar-16-yashlek-egetne-zen-m-ike-kyzny-lak-itkn-faiga-nechkleklre-bilgele

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X