erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Машина йөртүчеләр өчен яңалык

Дәүләт Думасында машина йөртү таныклыгын ун елга түгел, ә егерме елга бирергә тәкъдим итәләр.

Россиялеләргә машина йөртү таныклыгын ун елга түгел, ә егерме елга бирә башларга мөмкиннәр. Бу хакта Дәүләт Думасының транспорт комитеты башлыгы Евгений Москвичев РИА Новости белән сөйләшүдә хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, хәзер тиешле төзәтмәләр әзерлиләр.

Депутат билгеләп үткәнчә, медицина комиссияләрен төгәл узучы, кагыйдә бозмаган һәм исәптә тормаган гражданнарны "тагын бер тапкыр белешмәләр җыярга мәҗбүр итәргә" кирәкми. 

Элегрәк 2024 елның 1 апреленнән машина йөртү хокукын алу системасындагы үзгәрешләр турында билгеле булды. Аерым алганда, автомәктәпләрне контрольдә тотуны көчәйтү планлаштырыла. Шулай ук, яңа төзәтмәләр нигезендә, җиңел автомобиль яки йөк машинасы белән идарә итү стажы бер елдан азрак булса, D категориясе хокукларына дәгъва итә алмаячак.

Чыганак: Шәһри Казан

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев