Кәче авылында күпер төзи, Урта Сәрдәгә юл сала башлаганнар дигән хәбәрләргә ышанып бетәсе дә килмәде. Чөнки әлеге авылларда яшәүчеләрнең мондый үтенечләрен мин инде ярты гасырдан артык ишетеп киләм.
Кәче күпере – үзе бер аерым тема. Шушы авылда туып-үскән, галим-агроном, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, доцент «Кәче иле» дип аталган, искиткеч бай эчтәлекле китабында Фоат Закиров әлеге күпер турында менә ниләр яза:
“Авыл халкының үзәгенә үткән күпер турында аерым язарга булдым. Күперсез яшәү заманының бетәчәге юк сыман. Шулай да, кайчандыр күперсез булуы турында исегезгә төшереп, аның үткәне белән таныштырасым килде. Сүзне Хәмсәнә апа истәлекләреннән башлыйбыз: “Элек – колхозга кергән заманда – җыелышны күпер янында (елганың уң як ярында) җыя торган булганнар. Шул заманнар турында Дәү абый сөйләгәннәр истә калган:
“Миңа 5-6 яшь булганда Чулпанга менешли, әти белән беренче мәртәбә яңа күпердән чыктык – әти мине җитәкләп алып чыкты. Әтинең “бик яхшы булган бит бу” дип сокланып карап торганын хәтерлим”, - дип сөйләде Гани абыем. Әлегә яңа күпердән кара-каршы ике ат чыга торган булган. Ике яклап җәяүлеләр йөрер өчен күтәрелгән юл һәм тотынып йөрер өчен терсәкләр дә эшләнгән иде. Абыем 1914 елгы. Димәк, күпер 1919-1920 елларда колхозлашуга кадәр эшләнгән булган.”
Колхоз заманында яңадан күпер төзиләр. Халык төнлә урман кискән, көндез күпер төзегән. Күпер 1937-1939 елларда төзелеп бетә. Күперне язгы калын бозлардан саклау өчен, су агымы ягыннан һәр багана алдына сөзәк боз күтәртмәләре сугылган була. Язгы боз шунда шуып менә дә, я кырыйга китә, я ватыла.
Күперсез яши Кәче
Күперне язгы бозлардан саклауга хәзерлек март аенда ук башлана, багана төпләрен боздан арчыйлар, һәр кешегә бер багана төбе бүлеп бирелә. Боз киткәндә төнге каравыл да куйганнар. Шулай да, 1960 елларда күпернең урта өлеше берничә тапкыр китә. Бер китүендә Әйшә авылына кадәр агып барган. Колхоз күперне сатып алып кайткан, дип тә сөйләгәннәр.
Шуннан соң күперне яңадан төзәткәннәр. Соңгы китүендә ул инде кабат торгызылмый, асылмалы басма гына ясап куялар. Аның аша җәяүлеләр генә йөри ала. Тора-бара күпернең калган өлеше дә җимерелә. Менә шуннан бирле күперсез яши Кәче. Ташлар беткәч ике юан торба өстенә салынган таш һәм тырпайган арматура – бетон плитә кисәкләреннән кичү су астыннан чыга һәм шуннан үтеп йөриләр. Субай чүгү станогы күпер киткәч озак еллар су буенда тора әле.
Өлкәннәр 1961 елның язгы су ташуын хәтерли әле. Ташу башлангач авыл икегә бүленеп кала, юл өзелә. Ә фермалар, машина-трактор паркы, башка эш урыннары елганың бу ягында. Эшкә баручыларны көймә белән чыгаралар. Бәхетсезлеккә каршы, бер көнне кеше белән тулы көймә әйләнә. Аңа поезддан кайтучы Фатыйма да утырган була. Башкалар өянкегә ябышып, ирләрнең күбесе йөзеп котылып калалар. Ә Фатыйма көймәгә ябышып агып китә. Кишмәт урыслары төнлә кычкырган тавыш ишетәләр һәм гаҗәп хәл күрәләр: Фатыйма Кишмәт тегермәненең субай баганасына тотынып тора. Аны коткаралар, әмма салкын суда озак торуның ахыры аяныч бетә…
Өметсез – шайтан, диләр бит...
Авыл халкы инвесторлар килгәч эшне күпер төзүдән башларга, дип өметләнгән иде. Ләкин алай булып чыкмады. Өметсез – шайтан, диләр бит. Ниһаять, быел Кәче халкын шатландырып 25 майда яңа күпер салу эшләре башланып китте. Аны “ТР күперләре” ширкәте төзи. Күперне тапшыру срогы – 2028 елның 25 июле.
Төзелеш мәйданындагы хәрәкәтне күреп хәйран калдык. Төзүчеләр быелга планлаштырылган эшләрне башкарып, киләсе елга дигән өлешенә тотынганнар инде. Йөрү өчен вакытлыча күпер салып куйганнар. “Кәче иле” китабы авторы Фоат Дәүли улы белән махсус техниканың субай сукканын карап тордык – чүкеч белән кадак суккандай бик җитез эшлиләр.
– Авыл халкы бик көткән иде инде бу көнне, – ди авыл җирлеге башлыгы Руслан Гәрәев. – Әнә чишмә өен күрәсезме, кайбер елларны язгы су шуның түбәсенә кадәр күтәрелгән бит. Республика, район җитәкчеләренә зур рәхмәт инде!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев