erid:2VtzquqpS7d
«Солдатларга – чиста су» акциясе кысаларында Арчада 10 тоннадан артык су җыелды
Арча яңалыклары

«Солдатларга – чиста су» акциясе кысаларында Арчада 10 тоннадан артык су җыелды

Арча районында махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән «Солдатларга – чиста су» хәйрия акциясе узды

Изге башлангычны район халкы җылы кабул итте һәм ярдәм күрсәтүдә актив катнашты. Акция кысаларында Арчада 10 тоннадан артык шешәле су җыелды.

Оештыручылар әйтүенчә, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр һәрдаим су җибәрүләрен сорый. Райондашларның җыелган ярдәме алгы сызыктагы хәрбиләргә юлланачак.

«Без ялга кайткан егетләр белән һәрдаим аралашып торабыз. Эчәргә, юынырга су җитмәүләрен әйтеп торалар. Без яшьләр оешмалары белән берләшеп, халыкка мөрәҗәгатҗ белән чыктык. Бүген күренгәнчә, безне күпләр ишетте, әлеге эшкә ярдәмгә бик күп халык килде. Мәктәпләр, балалар бакчалары, оешмалар, лаеклы ялда булучылар ярдәме белән бер Газель машинасы арбасы су тупладык», – диде «Яшь гвардия» хәрәкәте җитәкчесе Алия Фәйзрахманова.

Солдатларга чиста су җыелды

Акциядә район мәктәпләре, укучылар һәм аларның әти-әниләре аеруча зур активлык күрсәтте. Һәр гаилә, һәр коллектив үз өлешен кертеп, бердәмлек һәм ярдәмләшүнең матур үрнәген күрсәтте. Оештыручылар аеруча мәгариф оешмаларының күпләп килүен билгеләп үтте. Бигрәк тә Арчаның 2нче мәктәбе (500 литр), лицее (778 литр) һәм 5нче гимназия (600 литр) коллективлары суны күпләп алып килгән иде. 

«Бүген су алып килгән һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. 14 сентябрь көнне районнан китәсе гуманитар ярдәм белән бүген җыелган сулар да озатылачак», – диде Арча районының «Җиңү волонтерлары» штабы җитәкчесе Рамилә Нәбиева.

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев