3 сентябрь — Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне
Беслан фаҗигасендә һәлак булганнарны тирән кайгы белән искә алабыз. Бу көн — гомуми кайгы һәм шул ук вакытта халкыбызның ныклыгы, батырлыгы һәм бердәмлеге символы. Терроризмның милләте дә, чиге дә юк. Безнең уртак бурычыбыз — тынычлыкны, иминлекне һәм бердәмлекне саклау.
Арчада «Тормыш тамчысы» ("Капля жизни") дип аталган истәлекле чара узды. Террорчылыкка каршы теләктәшлек көненә багышланган акциягә мәктәп укучылары, студентлар, волонтерлар, хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм барлык битараф булмаучылар җыелган иде.
Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Абдуллин катнашучыларны сәламләп, авырлыклар алдында җәмгыятьнең бердәмлеген ассызыклады. Бүгенге көндә яу кырында булучы райондашларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
«Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, имам мөхтәсибәт Әмир хәзрәт Миңнемуллин, Арча районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Надия Мифтахетдинова да әлеге көннең мөһимлеген билгеләп, тыныч киләчәк теләделәр.
Террорчылык корбаннары бер минутлык тынлык белән искә алынды. Чара ахырында һәр теләүче гөлгә яшәү чыганагы бирде, учына алып су сипте. Укучылар «Ангел Беслана» иҗади осталык дәресендә катнаштылар
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев