erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда урта һөнәри белем бирү уку йортларына кабул итүнең төп дулкыны тәмамланды

Татарстанда урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә кабул итүнең төп этабы тәмамланды. Быел көллиятләргә һәм техникумнарга 29 меңнән артык гариза тапшырылган, 17 меңгә якын абитуриент бюджет урыннарына укырга кергән.

3,5 меңнән артык укучы тугызынчы сыйныфтан соң көллияткә керү өчен ике генә ОГЭ тапшыру мөмкинлеге биргән эксперимент кысаларында студент булган. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән “Татар-информ” хәбәр итә.

Экспериментта катнашучылар ике мәҗбүри имтихан – рус теле һәм математика буенча ОГЭ тапшыра. Имтиханнарны уңышлы тапшырганнан соң, чыгарылыш укучылары төп гомуми белем турында аттестат ала һәм проектта катнашучы урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга керә ала.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев