Татарстанда урып-җыю кампаниясенең төп этабы дәвам итә. Республика басуларында 861 мең гектар мәйданнан ашлык җыеп алынган, бу гомуми мәйданның 78 процентын тәшкил итә.
Бүгенге көнгә игенчеләр 3 миллион тоннадан артык бөртекле культура суктырган. Республика буенча уртача уңыш гектарыннан 35,3 центнер тәшкил итә. Бух акта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Урып-җыю эшләренә 3100 ашлык җыю комбайны җәлеп ителгән. Техника һәм хезмәт ресурсларын нәтиҗәле файдалану уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен мөһим шарт булып тора.
Аерым районнарда уңыш күрсәткечләре югары. Аксубай, Әтнә, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Минзәлә һәм Тәтеш муниципаль районнарында бөртекле культураларның уңышы гектарыннан 40 центнердан артып китә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев