Татарстан Фәннәр академиясе галимнәр өчен дүрт исемле премиягә конкурс игълан итте. Гаризалар 17 сентябрьгә кадәр кабул ителә.
Премияләр белемнәрне үстерүгә өлеш керткән һәм оригиналь куелышы һәм тикшеренү бурычларын хәл итүе белән аерылып торган фәнни эшләр өчен бирелә. Конкурс дүрт юнәлештә үткәрелә: биология – В.А. Энгельгардт исемендәге премия, социаль һәм тарих фәннәре – Ш. Мәрҗани исемендәге премия, ветеринария һәм терлекчелек – К. Г. Боль исемендәге премия, педагогика – Г. В. Мөхәммәтҗанова исемендәге премия. Һәр премиянең күләме 500 мең сум тәшкил итә.
Катнашуга бары тик бастырылган фәнни эшләр яисә бердәм тематика буенча эш серияләре генә рөхсәт ителә. Шул ук вакытта аларның авторлык коллективлары өч кешедән артмаска тиеш. Шулай ук соңгы биш елда Дәүләт премияләре, Россия Фәннәр академиясе яисә Татарстан Фәннәр академиясе бүләкләре белән билгеләп үтелгән эшләр дә кабул ителми.
Конкурс шартлары, кирәкле документлар исемлеге һәм фәнни эшләрне күрсәтү тәртибе турында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе сайтында тулырак мәгълүмат бирелә. ЧЫГАНАК
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев