«Мәктәп экопатруле» эшләгән чорда 51 меңнән артык санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган һәм бетерелгән.
Республикада «Экологик иминлек» тлкүләм проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла торган «Мәктәп экопатруле» республика бәйгесенең яңа этабына гаризалар кабул итү башланды. Конкурс 2014 елдан ТР рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча үткәрелә, дип хәбәр итә ТР ЭТБМ матбугат хезмәте.
Алынган мәгълүматларга караганда, проектның максаты - мәктәп укучыларын табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү. «Мәктәп экопатруле» эшләгән чорда 51 меңнән артык санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган һәм бетерелгән.
Катнашу өчен «Я – школьник» мультисервисына теркәлергә һәм төшерелгән чүплекләрнең фотоларын җибәрергә кирәк. Экологлар чаралар күрәчәк, ә укучы баллар алачак. Баллар никадәр күбрәк булса, җиңүгә өмет шулкадәр югарырак. ТУЛЫРАК
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев