Арчаның Советлар Союзы Герое В.Ф.Ежков исемендәге 1 номерлы урта мәктәбе районда гына түгел, республикада да билгеле уку йортларының берсе. Аның тарихы бай, биредә белем алып чыккан укучылар арасында министрлар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр һ.б. һөнәр ияләре бар. Элек-электән көчле укытучылары белән данлыклы.
Мәктәп быел Авыл җирлекләре территорияләрен комплекслы үстерү федераль программасы ярдәмендә яңарыш кичерде. Бинаның бөтен инфрастурасы яңарды: инженер системасы тулысынча алышынды, яңа түбә ябылды, заман таләпләренә туры килә торган тәрәзәләр куелды, укыту өчен чын-чынлап уңайлы мохит тудырылды.
Яңартылган мәктәпне ачу тантанасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, район башлыгы Алмаз Хисаметдинов, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе Андрей Федоров катнашты. Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткерде.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов укучыларны, укытучыларны, ата-аналарны, кунакларны Белем көне белән тәбрикләде. Ул районда зур күләмдә төзү, төзекләндерү эшләре алып барылуын билгеләп үтте. Шундый мөмкинлек тудырганнары өчен ил, республика җитәкчеләренә рәхмәт әйтте. Быел республикада 1 сентябрьгә 122 объект ачылган, шуның 6сы Арча районында.
Арчаның үзәгендә урнашкан бу мәктәпкә укырга керү үзе үк мәртәбәле санала икән, бу инде укытучылар хезмәтенә зур бәя дигән сүз. Инде менә яңартылган бинада укыту, тәрбия бирү мөмкинлекләре тагын да арта.
Кунаклар әлеге мөмкинлекләрнең нинди зур икәнлеген мәктәпнең эченә кергәч үзләре дә күрә алдылар. Укучылар белем алу белән бергә иҗат белән дә шөгыльләнәләр, кабинетлар заманча җиһазландырылган. Мәдәният министры Ирада Әюпова укучылар белән дә аралашты, сораулар бирде.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев