Яшь белгечләргә уңышлар телибез!
Арча районының медицина хезмәте яшь белгечләр белән тулыланды. Арча үзәк район хастаханәсе коллективына өч яшь табиб кушылып, үз һөнәри эшчәнлекләрен башлап җибәрде, дип хәбәр итә район үзәк хастаханәсенең матбугат хезмәте.
Алар арасында участок табиб-терапевты Адель Рамазанов, Яңа Кенәр участок хастаханәсенең табиб-педиатры Миләүшә Сибгатуллина һәм табиб-стоматолог Эльвина Сираҗиева бар.
Һәр белгеч алдында үз һөнәрендә тәҗрибә туплау, белемнәрен камилләштерү һәм пациентларның ышанычын яулау бурычы тора. Район медицина хезмәтендә яшь табиблар өчен дә һөнәри үсеш мөмкинлекләре ачык.
Яшь белгечләргә яңа хезмәт урыннарында уңышлар телибез!
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев