Бүген, Россия халыклары телләре көненә һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышлап, Россия халыклары телләрендә Бөтенроссия диктанты уза. Акциянең төп максаты – күптеллелекне популярлаштыру, Россия халыкларының телләренә һәм мәдәниятенә кызыксынуны арттыру.
Диктант тексты барлык катнашучылар өчен бердәм һәм Россия халыкларының төрле телләрендә языла. Акциядә яшенә, белем дәрәҗәсенә, социаль чыгышына, диненә, гражданлыгына һәм теге яки бу телне белү дәрәҗәсенә карамастан, теләгән һәркем катнаша ала.
Арча педагогика көллияте студентлары да әлеге акциядән читтә калмады. Көллияттә диктант язуга иртәнге сәгать 9.00 сәгатьтә старт бирелде. Акциягә көллиятнең гимназия сыйныфы укучылары, шулай ук 2 һәм 3 курс студентлары кушылды.
«Милли белем бирү үзәге буларак, без бу акциядән читтә кала алмадык. Студентларыбыз көн дәвамында барысы да диярлек диктант язачак. Алар татар һәм рус телендә алып барыла», – диде көллиятнең татар теле укытучысы Әлфия Төхфәтуллина.
Барлыгы 50дән артык студент татар һәм рус телләрендә диктант язуга кушылды инде. Текстны татар теле һәм рус теле укытучылары Дилә Шаһиева, Рүзия Гарапшина һәм Айгөл Фәйзрахманова әйтеп яздырды.
Көллияттә «Россия — Халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты көн дәвамында дәвам итәчәк. Акция катнашучыларга туган телгә һәм Россиядә яшәүче халыкларның тел байлыгына тагын бер кат игътибар юнәлтергә мөмкинлек бирә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев