erid:2VtzquqpS7d
Мәдхия Гаязова нинди калын көндәлек язган!
Арча яңалыклары

Мәдхия Гаязова нинди калын көндәлек язган!

Сугыш чорында ул ниләр генә күрмәгәндер... Эвакогоспитальдә эшләгән бит! Әсирләрне дәвалаган...

Арчадан актив ветеран Сәгыйдә Гаязова кайнанасы Мәдхия апа Гаязова турында сөйли. Аның кулында Мәдхия апа язып калдырган көндәлек. Сәгыйдә Арча китапханәсендә Арча эвакогоспитале турындагы китапны тәкьдим итү кичәсендә сөйләде.

Китапта Мәдхия апа турында да язылган. Фотосы да бар. "Эх, үзләре исән вакытта кара-каршы утырып сөйләтеп каласы калган икән",- ди Сәгыйдә.

Мәдхия апа Казиле авылында 1924 елда туган. Арча медицина училищесында укыган. Сикертән, Гөберчәк авылларында эшләгән. Сугыш вакытында эвакогоспитальдә палата шәфкать туташы булып хезмәт иткән. 2000 елның декабрендә вафат була.
Урыны җәннәттә булсын.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев