Бүген аларга таныклылклар тапшырылды.
Арча районының мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы тугыз хезмәткәре һөнәри эшчәнлектәге югары күрсәткечләре өчен Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасына кертелде. Алар районның мәдәният учреждениеләрендә эшләп, үз һөнәрләренә җаваплы һәм иҗади якын килүләре белән аерылып тора. Бу хакта район матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген мәдәният учреждениеләре хезмәт коллективларының эшлекле җыелышы барышында Мактау тактасына кертелгән мәдәният өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасы лауреаты таныклыклары тапшырылды.
Хезмәтләре югары бәяләнгән якташларыбызны котлыйбыз! Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар, яңа казанышлар һәм хезмәтләрендә зур нәтиҗәләр телибез!
Моңа кадәр без Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасына Арча районының 124 предприятиесе һәм оешмасыннан барлыгы 194 алдынгы хезмәткәр кертелүе турында язган идек.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев