Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасында Арча районыннан 124 предприятие һәм оешмада хезмәт куючы 194 алдынгы хезмәткәрнең исеме урын алды.
Татарстан Республикасының Электрон Мактау тактасы эшли башлавы турында без инде хәбәр иткән идек. Анда Арча районыннан 124 предприятие һәм оешмада хезмәт куючы 194 алдынгы хезмәткәрнең исеме кертелде, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.
Электрон Мактау тактасында сәнәгать, төзелеш, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм башка тармакларда югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр тәкъдим ителгән. Лауреатлар үзләрен gordost.tatar.ru платформасында таба ала. Алдынгы якташларыбыз белән танышыр өчен әлеге сайтта “Лауреатлар” битенә керергә, “Муниципалитетлар” бүлегенә төшәргә һәм “А” хәрефенә басып Арча районын сайларга кирәк.
Нет комментариев