Татарстанның электрон мактау тактасына 4,8 мең предприятие хезмәткәре кергән
Электрон мактау тактасы Татарстанда эшли башлады.
Платформада республиканың 4,8 мең предприятиесеннән 15 меңнән артык хезмәткәр тәкъдим ителгән. Лауреатлар исемлеге белән сайтта танышырга мөмкин.
Проект Татарстан халкының һөнәри казанышларын билгеләп үтәргә, һөнәри үсешкә омтылуны хупларга һәм хезмәтне тану культурасын формалаштырырга тиеш. Оештыручылар Электрон мактау тактасы белгечләрнең республика үсешенә керткән өлешләрен күрсәтергә һәм эшче һәм башка һөнәр ияләренә карата ихтирамны арттырырга ярдәм итәр дип өметләнәләр.
Кандидатларны башкарма комитетлар белән килешү буенча хезмәт коллективлары тәкъдим итте. Төп таләпләр булып кимендә өч ел эш стажы, дисциплинар җәзалар булмау һәм югары һөнәри нәтиҗәләр тора.
Анда Арча районыннан 194 кеше — сәнәгатьтән һәм төзелештән алып медицина, мәгариф һәм мәдәнияткә кадәр төрле өлкәләрдә эшләүче 124 учреждение һәм оешманың иң яхшы белгечләре исемнәре басылып чыкты.
Тулырак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев