erid:2VtzquqpS7d
Арча яңалыклары

Урманда адашкан ике хатын-кызны коткарганнар

Татарстанда Яшел Үзән районында була бу хәл.

Татарстанның Яшел Үзән районында урманда адашкан ике хатын-кызга коткаручылар ярдәм иткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Хатын-кызлар Ивановское авылы янындагы урман массивында адашкан. Алар ашыгыч ярдәм номеры буенча шалтыраткан, әмма элемтә гел өзелгән. 2нче зона эзләү-коткару отряды хезмәткәрләре хәбәр алу белән вакыйга урынына килгән һәм эзләү эшләрен башлап җибәргән. Нәтиҗәдә, 48 яшьлек ике хатын-кызны табып, туганнары янына кайтарып куйганнар.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/v-tatarstane-spasli-dvux-zenshhin-zabludivsixsya-v-lesu-5928973

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев