Сайлау участоклары өч көн дәвамында иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшләячәк.
18–20 сентябрьдә Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау узачак. Районның матбугат хезмәте сайлаучыларга тавыш бирүгә кагылышлы мөһим мәгълүматларны искә төшерә.
Сайлау участоклары өч көн дәвамында 8:00дән 20:00гә кадәр эшләячәк. Сайлау барышының ачыклыгын тәэмин итү өчен участокларда 14 меңгә якын күзәтүче эшләячәк. Алар сәяси партияләрне, кандидатларны, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палаталарын тәкъдим итә.
“Сайлау көннәрендә үзегезгә уңайлы участокта тавыш бирергә теләсәгез, «Мобиль сайлаучы» сервисыннан файдаланырга мөмкин. Моның өчен гаризаны 14 сентябрьгә кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, КФҮдә яки территориаль сайлау комиссиясендә бирергә кирәк. Үзегезнең сайлау участогы адресын белмисез икән, бу мәгълүматны «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы «Сайлаулар» бүлегендә табарга мөмкин”, – дип искәртә район матбугат хезмәте.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев