erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәфисә Хәйруллина: "Әтине беренче мәртәбә 25 яшемдә күрдем. Сәхнәдә тамашачыларга баш игәндә"

Театр сәхнәсендә йолдыз булып балкыды да, кинәт юкка чыкты. Нык характерлы, беренче карашка бик көчле булып тоелган Нәфисә Хәйруллиның Казанны, бөтен татар артистлары кызыга торган Камал театры сәхнәсен калдырып Мәскәүгә китүе бераз шаккатырды ("Шәһри Казан", Лилия Локманова).

Нәфисә Хәйруллина: "Әтине беренче мәртәбә 25 яшемдә күрдем. Сәхнәдә тамашачыларга баш игәндә"

Лилия ЛОКМАНОВА22 июль 2021 - 15:29

 

1325

0

3

Театр сәхнәсендә йолдыз булып балкыды да, кинәт юкка чыкты. Нык характерлы, беренче карашка бик көчле булып тоелган Нәфисә Хәйруллиның Казанны, бөтен татар артистлары кызыга торган Камал театры сәхнәсен калдырып Мәскәүгә китүе бераз шаккатырды. 

– Сез бик иртә, 15 яшьтә әнисез калган кеше. Мөстәкыйль рәвештә үзегез генә кабул иткән беренче карарны хәтерлисезме?
– Беренче булып билемә кадәр үскән толымымны кистереп кайттым. Чәчемне еллар буе үстергән идем. Аны кисәргә рөхсәт булмады. Шунда ук театр буенча укырга кердем. Чөнки әни моңа да каршы иде. Тыелган җимеш татлырак була бит.

Әни үлгәннән соң әнинең сеңлесе гаиләсендә тәрбияләндем. Анда чыбык һәм прәннек принцибы белән тәрбиялиләр иде. Апа да үлгәннән соң, япа-ялгыз калдым. Янәшәмдә бик күп кешеләр бар иде, әмма мин 100 процент ышана алырлык кешем булмады. Зарлануым түгел. Кызганыгыз, мин шундый бәхетсез дигән уйлар башыма да килмәде. Үземнең көчсезлегемне кемгәдер күрсәтергә ояла идем. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Барысы да мине көчле, бәхетле һәм борчу-хәсрәтсез дип уйлый иде. Кесәмдә 100 сум акча булмаган чаклар да баштан кичте. Әмма моңа да кайгырмадым, алар үзләре барлыкка килә иде. Бурычка беркайчан да акча алмадым. 

Барысы да мине бай дип уйлый иде. Шулай тоелгандыр да. Актриса булгач, дәрәҗәле дә күренәсе килә бит. Беркайчан да акчага кызыкмадым, мине рухи байлык кызыксындырды. Әни әйтмәшли, ач тамагым – тыныч колагым, дип яшәдем. Ач булмадым, анысы. Әлбәттә киң җилкә ышыгында, ышанычлы кешегә сыенып яшисе килде. Тик мәхәббәтсез алай булдыра алмыйм. Шуңа кияүгә дә озак чыкмадым. Алай да мәхәббәтем мине эзләп тапты. Авыр вакытларны хәзер елмаеп кына искә алам. Күбесе ник безгә шундый чакларда әйтмәдең, мөрәҗәгать итмәдең дип гаҗәпсенә.

 

Реклама

– Сез – Сукояр. Сукоярлар ирек ярата, аларны мәҗбүриләп булмый. Әниегез дә нык холыклы кеше булган. Арагызда низаглар еш була идеме? Әллә инде бер-берегезгә юл куя белдегезме? 
– Әйе, мин бик тә ирек сөючән кеше. Бәйле булып, кемгәдер хезмәт итә алмыйм. Һөнәрем шуны таләп итсә дә. Әнинең холкы тагын да кырысрак иде. Аны бик хөрмәт иттем һәм бераз курка да идем хәтта. Бигрәк тә уку өлкәсендә.

Әни белән без бер-беребезне бик ярата идек, әлбәттә. Безнең арада космик бәйләнеш булды. Кайчагында әгәр дә Ходай аны миннән алырга уйлый икән, аны түгел, мине үзенә алсын иде дип уйлый идем. 

– Әтине беренче мәртәбә 25 яшемдә күрдем, дигән идегез. Хәзер дә аралашасызмы? 
– Телефоннан аралашып торабыз. Мин бит Казанда сирәк булам. Ул “Курчак туе” спектакленнән соң тамашачылар алдында баш игәндә чәчәкләр тотып сәхнәгә чыкты. Без шулай таныштык. Ул вакытта минем аңа карата түгел, ә сәхнәдәге партнерларыма карата хисләр булгандыр. Чөнки әле ул вакытта образдан да чыкмаган идем бит...

Әңгәмәне тулысынча "Шәһри Казан"ның чәршәмбе санында укырга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X