erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлешчә мобилизацияләнүчеләрнең балаларына 20 мең сумлык түләү кайчан бирелә башлаячагын әйттеләр

Татарстанда мобилизациягә эләккән ирләрнең 18 яшькәчә балаларына бер тапкыр 20 мең сум акча түләнәчәк. Бу хакта Татарстанның хезмәт, Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте (»Ватаным Татарстан »).

 

– Бу акча автомат рәвештә түләнми. Аны алыр өчен күп кенә мәгълүматларны тикшерергә кирәк. Без өлешчә мобилизацияләнгән кешеләрнең гаиләләрен йөреп чыктык. Әгәр солдат әтинең балалары бар икән, алар дәүләттән бирелә торган ярдәмгә өметләнә ала, – ди Эльмира Зарипова. – Өйләргә килүчеләр сезгә гариза кәгазен калдырачак. Бу гаризаны күрсәтелгән вакытка тутырып, үз районыгызда урнашкан матди ярдәм күрсәтү үзәгенә илтеп тапшырырга кирәк. Үзегез белән паспорт, балагызның туу турындагы таныклыгын, акча күчерер өчен исәп-хисап счетларын алыгыз. Туу таныклыгында әтисе дигән урында мобилизацияләнгән ирнең исеме торырга тиеш. Хәрби комиссариаттан бернинди белешмә дә кирәкми.

Район-авылларда бу хакта беләләр икән инде. Ә менә шәһәрләр белән эшләр бераз катлаулырак. Солдат әти теркәлгән урында гаиләнең яшәмәве дә ачыклана икән. Шуңа да Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә гаризаларны балалар бакчасы һәм мәктәпләр аша тапшырачаклар. Министр киләсе атна башыннан сабыйларга 20 мең сум килә башлаячак дип ышандырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2022/10/94644/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X