Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Пенсионерларга – 15, балаларга 10ар мең сум акча бирелә?

    Социаль челтәрләрдә пенсионерларга –15, балаларга 10ар мең сум акча бирелә дигән хәбәр таралды

    Моңа ачыклык кертүне сорап укучыларыбыз шалтыратты.

    Реклама

    Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәсе матбугат үзәге җитәкчесе Альбина Никандрова моның ялган хәбәр булуын әйтте.
    – Әлеге хәбәрләр дөреслеккә туры килми. Балаларга да, пенсионерларга да бернинди акчалар бирелми. Яңа түләүләр булса, алар хакында Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәсенең рәсми сайтында, социаль челтәрдәге битләрендә хәбәр ителә, — диде ул.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: