erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия фонды җитәкчесе белән әңгәмә: яңа төр пособиеләр кемгә тиеш, аны ничек алырга?

Июльдән Татарстан буенча Пенсия фонды йөкле әниләр һәм 8-16 яшьлек бала тәрбияләүче ата-аналар өчен түләүләр буенча гаризалар кабул итә ("Интертат", Казан).

 Гаризалар 20,5 меңгә җиткән. Яңа түләүләрнең үзенчәлеге турында «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Наталья Рыбаковага Россия Пенсия фондының ТР бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин сөйләде.


Йөкле хатыннарга пособиене ничек алырга?
— Эдуард Яфасович, яңа түләүләр кертелү сәбәпле, республика халкында бик күп сораулар барлыкка килде. Әлеге мәсьәләгә бергәләп ачыклык кертик һәм башта йөкле ханымнар өчен биреләчәк пособиеләр турында сөйләшик. Йөкле хатыннарның барысы да айлык түләүләргә дәгъва итә аламы?

— Пособиене йөклелекнең беренче 12 атнасында учетка баскан хатын-кызлар алырга мөмкин, әгәр аларның гаиләсендә бер кешегә керем күләме региондагы җан башына яшәү минимумыннан артмаса. Пособие мохтаҗлыкны комплекслы бәяләүне исәпкә алып билгеләнә. Йөкле хатын-кызның үз статусын 10-14нче, 18-22нче һәм 30-32нче атналарда раславы мөһим фактор булып тора.


— Түләүләр кайсы чорга билгеләнә?

— Әгәр булачак әни хатын-кызлар консультациясендә исәпкә куелганнан соң 30 көн эчендә айлык пособиене сорап мөрәҗәгать иткән булса, ул шул ук айдан түләнә. Әгәр хатын-кыз учетка басып, 30 көннән соң һәм бала табуга кадәр мөрәҗәгать иткән булса, пособие мөрәҗәгать иткән айдан түләнә башлый. Әгәр бала табу айның беренче көннәренә планлаштырылган булса, айлык пособие, бала табу аен да кертеп, тулы ай өчен түләнә.

— Эшләмәүче хатын-кызлар пособиеләргә дәгъва итә аламы?

— Әйе, пособие сорап мөрәҗәгать иткән вакытта эшләмәгән хатын-кыз, «нульле керем кагыйдәсе» үтәлгән очракта, шулай ук аны алырга мөмкин. Ягъни, гаиләнең керемнәре бәяләнә торган чорда гаиләнең өлкән әгъзаларында өстәмә керемнәр яки аның булмавының объектив сәбәпләре булырга тиеш.


Ялгыз ата-аналарга пособие алу тәртибе
— Балаларны ялгыз тәрбияләүче ата-аналар өчен ай саен бирелә торган пособие турында сөйләгез әле, зинһар. Ул кемгә тиеш?

— Айлык пособие 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар тәрбияләүче ялгыз ата-аналарга гаиләдә керем яшәү минимумыннан кимрәк булган очракта бирелә. Бала бердәнбер атасы һәм анасы яисә икесенең тәрбиясеннән мәхрүм калган очракта (аларның үлеме белән бәйле рәвештә), бердәнбер ата-анасына яисә законлы вәкилгә түләү билгеләнә. Түләүне балага карата алимент түләү турында икенче ата-ана тарафыннан суд карары булган очракларда баланың ата-анасы һәм законлы вәкилләре рәсмиләштерә ала. Түләү билгеләнгәндә мохтаҗлыкны комплекслы бәяләү кулланыла.

— Гаиләдә берничә бала булса, айлык түләү һәр балага да биреләме?

— Әйе, әгәр алимент билгеләү турында суд карары гамәлдә булса яисә мөрәҗәгать итүче бердәнбер ата-анасы булса, пособие алда әйтелгән яшь төркемендәге һәр балага түләнә.

— Икенче ата-ананың алимент түләү-түләмәве ни дәрәҗәдә мөһим?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

— Алиментны түләү яисә түләмәү пособие билгеләүне кире кагу өчен сәбәп булып тормый. Алимент билгеләү турында суд карары булуы гына мөһим.

— Ата-ананың берсе ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән булса, яңа пособиене ата-аналарның берсе ала аламы?

— Әгәр ата-ананың алимент түләү турында суд карары бар икән, ул пособие алырга мөмкин.


— Ата-аналар яңа түләүләрне күпме алачак? Алар индексацияләнәчәкме?

— Пособие балага 8 яшьтән 17 яшькә җиткәнчегә кадәр түләнә. Пособие бер елга билгеләнә һәм гариза буенча озайтыла. Айлык түләү күләме, балага региональ яшәү минимумы үсү нигезендә, 1 гыйнвардан башлап ел саен арта барачак.

— Атасыз да, анасыз да калган балаларга әлеге түләү кагыламы?

— Әйе, түләү ятим балаларга кагыла. Бала тулысынча дәүләт карамагында булмаса, айлык пособиегә аларның опекуны яки попечителе хокуклы. Опекуннарга пособиене билгеләү өчен яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондына клиент хезмәтенә шәхсән гариза бирергә кирәк. 

— Әгәр гаиләдә 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге ике бала булса, һәр бала өчен дә гариза язарга кирәкме?

— Әгәр гаиләдә 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге ике һәм аннан күбрәк бала булса, аларның һәркайсына айлык түләү алу өчен бер гомуми гариза тутырыла.

Дәвамы

 https://intertat.ru/news/society/22-07-2021/pensiya-fondy-it-kchese-bel-n-g-m-ya-a-t-r-posobiel-r-kemg-tiesh-any-nichek-alyrga-5830830

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X