erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Песошин: Татарстанда барлык чикләү чаралары гамәлдә кала

Ул эпидемиягә каршы чаралар үтәлешен тикшерү буенча рейдларны дәвам итәргә кушты.

Татарстанда авырулар санының тотрыклы темпы саклана, аз гына кимү күзәтелә. 8 гыйнварга республикада коронавируслы 43 мең 447 авыру ачыкланган, соңгы тәүлек эчендә — 94 кеше.

Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР премьер-министры Алексей Песошин хәбәр итте, дип яза ТР Президенты матбугат хезмәте.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Covid-19 дан пандемия вакытында 1481 кешенең гомере өзелгән, шуларның алтысы — соңгы тәүлек эчендә. Песошин шулай ук республикада барлык чикләү чаралары саклануын искәртте.

«Массакүләм Яңа ел чаралары республикада дәвам итә. Таләпләрне бернинди йомшарту булырга тиеш түгел. Барысын да барлык профилактик һәм санитар таләпләрне үтәп оештырырга кирәк», — дип ассызыклады премьер-министр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ул, коронавирус ситуациясе буенча хәл яхшыруга таба барса да, эпидемиягә каршы чаралар үтәлешен тикшерү буенча рейдларны дәвам итәргә чакырды.

Татарстан Республикасы Премьер-министры сүзләренчә, республикада 2 млн 293 мең 281 кеше вакцинаның беренче компоненты белән прививка ясаткан, 1 млн 862 мең икенче компонент алган. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 569 мең 683 кеше кабаттан вакцинацияләгән. Медицина оешмаларында җитәрлек күләмдә — 454 мең доза вакцина бар. Прививканы 170 вакцинация пунктында ясатырга була. 

Фото: ТР Хөкүмәте сайтыннан

https://tatar-inform.tatar/news/official/08-01-2022/pesoshin-tatarstanda-barlyk-chikl-charalary-gam-ld-kala-5846773

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X