erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин Татарстанның хакимият һәм гражданнар арасындагы элемтә тәҗрибәсен уңай бәяләде

Россия Президенты Татарстан тәҗрибәсен бөтен ил күләмендә кулланырга тәкъдим итте.

(Казан, 30 гыйнвар ,Татар-информ)

Красногорск шәһәрендә узган Җирле үзидарәне үстерү Советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин Татарстан һәм кайбер башка төбәкләрнең хакимият белән гражданнар арасында элемтә булдыру тәҗрибәсен башкаларга да кулланырга тәкъдим итте. Бу турыда Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Илкүләм проектларны тормышка ашыруда җирле үзидарәләрнең әһәмияте турында сөйләгәндә ил башлыгы күп кенә төбәкләрдә хакимият һәм гражданнар арасында тыгыз элемтә механизмнары барлыкка килүен билгеләп үтте.

"Әле генә биредә , Красногорскийда, мин әйткәнчә, без әйбәт мисаллар күрдек. Ләкин бу әлегә азрак. Красногорск, Татарстан, Мәскәү, тагын берничә төбәк. Әмма бу азрак" , - диде Путин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Президент хакимият белән гражданнар арасында элемтә булдыруның  уңышлы алымнарын бөтен ил күләмендә таратырга һәм аның заманча санлы технологияләргә нигезләнгән системаларын Россиянең барлык субъектлары һәм зур шәһәрләрендә кулланырга чакырды.

Татарстанда " Инциден менеджмент" һәм "Халык контроле" системалары, шулай ук "Халык инспекторы" кушымтасы эшли.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев