erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Путин: Украинадагы конфликтны тыныч юл белән хәл итәргә телибез

Россия хәрби-техник күзлектән караганда, атом-төш сугышына әзер. Россия Президенты Владимир Путин журналист Дмитрий Киселев белән “Россия-1” һәм “РИА Новости” өчен оештырылган зур әңгәмәсендә шулай дип белдерде.

“Хәрби-техник күзлектән караганда, без, әлбәттә әзер. Бездә алар даими рәвештә хәрби әзерлектә тора”, – диде Владимир Путин. Әңгәмәнең иң мөһим өзекләрен тәкъдим итәбез.

Атом-төш сугышы ихтималы турында

*АКШ гаскәрләре Украинада пәйда булса, Россия аларга басып алучы буларак караячак, алар моны аңлый.

*Россиянең атом-төш триадасы – теләсә кайсы илнекеннән заманчарак.

*АКШ атом-төш коралын үстерә, әмма ул инде иртәгә үк атом-төш сугышын башлап җибәрергә әзер, дигәнне аңлатмый бу. Америкада атом-төш сынаулары үткәрелсә, Россия дә моны эшләргә мөмкин.

*Махсус хәрби операция барышында атом-төш коралын куллану зарурилыгы беркайчан да булмады. Дәүләтебезнең яшәеше турында сүз барган очракта гына Россия атом-төш коралын кулланырга әзер.

Украина турында

*Сөйләшүләр – Киевнең яңадан кораллануы өчен тәнәфес түгел, бәлки Россиянең иминлегенә гарантия бирердән җитди сөйләшү.

“Тагын бер тапкыр кабатлап әйтәм: барлык бәхәсләрне һәм бу конфликтны да тыныч юл белән хәл итәргә телибез. Без моңа әзер”.

*Сөйләшүләр психотроп матдәләр кулланганнан соң “тегене-моны телим”нәргә түгел, бәлки чынбарлыкка нигезләнгән булырга тиеш. Көнбатыш белән “намуслы килешүгә ирешү” мөмкинлеге турында:

“Мин беркемгә дә ышанмыйм, әмма безгә гарантияләр кирәк”.

*Польша үз гаскәрләрен Украинага кертсә, аннан инде китмәячәк: үзенең тарихи дип санаган җирләрен кире кайтарырга теләячәк.

*Россиягә карата бездә “кызыл сызык” юк дип белдерүче илләр, бу очракта Россиянең дә мондый сызыкларының булмаячагын аңларга тиеш.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сайлау турында

*АКШтагы сайлау алды вазгыяте торган саен кыргыйрак төсмер ала.

*Путин әйтүенчә, Дональд Трамп АКШ Президенты вазыйфасын биләгәндә, Путинның Байденга карата яхшы мөнәсәбәтен гаепләп:

“Йокымсырап йөрүче Джоның җиңүен телисеңме?” – дип сораган.

Россия турында

*Россиядә салым йөге гаделрәк бүленергә тиеш. Фәкыйрьлеккә каршы көрәшү бурычларны хәл кылуга күбрәк акча эшләүчеләр ярдәм итәргә тиеш.

*Россия бизнесының шуны аңлавы кирәк: якындагы елларда кадрлар кытлыгына бәйле вазгыять яхшы якка үзгәрмәячәк. Проблеманы тамырдан хәл кылу шарт.

*Владимир Путин, җиңгән очракта, Михаил Мишустин хөкүмәте калачакмы, дигән сорауга:

“Әлегә бу хакта сөйләшү дөрес булмаячак, әмма аның эше – канәгатьлек”, – дип җавап бирде. *Россия, “Авангард” ракетасын булдырып, АКШның ракета һөҗүменнән саклану системасына керткән барлык тырышлыгын юкка чыгарды.

*Махсус хәрби операция зонасында югалтуларны киметү өчен коралны арттырырга кирәк.

*Россия төбәкләренә һөҗүм итәргә маташкан Украинаның төп максаты – Россиядә Президент сайлавын өзү булмаса да, халыкның тавыш бирүенә комачаулау.

Автор: Валентина Семенова
Чыганак: https://vatantat.ru/2024/03/137475/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X