erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ришат Фазлыйәхмәтовның улына 1 миллион сум бурычы җыелган ("Интертат")

Ришатны якларгамы, юкмы?

 


Татар эстрадасында шәхси тормышларын виртуаль дуслары белән бүлешкән тагын бер гаилә барлыкка килде. Ул Ришат Фазлыйәхмәтов һәм аның элекке хатыны Гөлназның әнисе Исламия ханым Назирова.

Өченче көн җырчы «Татар радиосы» концертында катнашмавының сәбәбен әйтте һәм үзен суд приставлары алып китүен оештыруда хатынын гаепләп язды.

26 май – күптән көтеп алган дата. «Татар радиосы»ның туган көне уңаеннан уздырылган концертта чыгыш ясарга тиеш идем. Ләкин бар да мин уйлаганча гади генә барып чыкмады, залга кергәндә суд приставы вәкилләре туктатып, алып киттеләр.

Интернет киңлегендә минем турында бик күп мәгълүмат чыгар. Кайсы дөрес булыр, кайсы дөрес түгел, ләкин мөселманнарда һәрбер гамәл ният белән исәпләнә! Мин үземнең гамәлләрем өчен һәрчак җавап бирә торган кеше! Күңелем тыныч, чөнки мин гаделлекнең нәрсә икәнен яхшы беләм! Элекке хатыным бик планлаштырып һәм уйлап, мине халык алдында хур итмәкче булгандыр, мөгаен! Ләкин шуны бел, мине бу гына сындырмас! Чөнки минем яраткан тугры тамашачым һәм саф күңелем бар! Гаделлек бик тиздән минем юлымны яктыртыр!

Соңгы елларда бик күп югалтулар кичердем, әти-әнине, абыйны җирләдем, эшсез калып очын-очка ялгаган чаклар да булды. Ләкин баладан мин беркайчан да баш тартмадым, аның белән күрешеп, урам буйлап нидер сөйләшеп йөрисем, үскәнен күрәсем килде... Миннән генә тормый шул. Уемда аягыма ныклап баскач, машина алып бирәм дигән максат яшәп килде һәм яши! Һәрбер мәсьәләне сөйләшеп тә чишеп була бит, мин үзем аңлаучан кеше. Биш минут булса да сөйләшик дип мөрәҗәгать тә иттем... Булган вакыйга башыма сыймый. Бүгенгә шул», – дип язды Ришат телеграм-каналында.

«Алиментыңны түлә!»

Ришатның әлеге посты астына элекке хатыны Гөлназның әнисе Исламия ханым Назирова җавап язган.

Ришат, син ник һаман кемнедер гаеплисең? Кирәкмәгән интервьюлар биреп, үзеңне аклыйсың? Мин аптырыйм синең безгә үпкәм бар дигәнгә. Мин үзем сиңа барысын да аңлаттым: «Ришат, аена 10 мең сум күп түгел, мин сиңа ай саен үзем биреп барам. Ләкин яңадан судка бирмә, Гөлназ белмәс тә. Аңа хәзер болай да авыр, балагыз бәләкәй, дидем. Юк, син бирдең. Ике адвокат ялладың. Шуңа судья сиңа алиментыңны арттырды, ике «минималка» ясады. Син ник алар турында язмыйсың?

Безнең гаиләнең нинди гаебе булды? Чакыргач, бала янына килмим, Гөлназны күрәсем килми, дидең. Гөлназ бер гаебе булмаса да аңлады, өйдән китеп торырга риза булды.

Кил дигән саен син сәбәп таптың. Әле «мин авылда» дидең, әле киләсем килми дип яздың. Исерек килеш килеп, урамда төне буе акырып та утырдың.

Җәй көне кил дип чакырдым. Син акчам юк дигәч, балага бер стакан җиләк ал да кил, дидем. Ә син миңа нәрсә дип җавап бирдең? Син хәтерләмәсәң, мин хәтерлим. «Мин үзем дә ятим бала, үземә дә җиләк алып бирүче юк», - дидең. Сиңа бит ул вакытта 30 яшь иде, акчам күп дип интервью бирдең, бер пачка акча тотып, фотолар куйдың.

Бала синнән 200 сумлык машина сорады, алып киләм дип алдадың. Ә мин биш машина сатып алып, «Улым, әтиеңнең вакыты юк, сиңа доставка белән җибәргән», - дип алдадым.

Нигә соң һаман без гаепле, синең безгә нинди үпкә хисең булырга тиеш? Аллаһы исеме белән сөйлисең, үзеңнең бер сүзең дә хак түгел. Бу постын алдында гына машинаңны полировать иткәнне күрсәттең. Аны приставлар күрә бит. Синең Гөлназны, аның гаиләсен гаепләргә хакың юк. Мескенләмә якыннарым үлде дип, үлү-туу бездән тормый. Якыннарның исән чакта кадерләрен белеп калырга кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гөлназ синең хакта балага да, кешеләргә бер начар сүз дә әйтмәде. Синең кич 6да чәчтарашханәгә дип чыгып китеп, иртән 6да кайтканнарыңны да, безне анда бикләп калдырдылар дигән әкиятләреңне дә ул хәтерли. 17 декабрьдә репетициягә дип чыгып китеп, 12 гыйнварда гына кайтканыңны да онытмаган дип уйлыйм.

Тимати да аерылды, әмма балаларын, аларның аналарын хурламый, булыша, тырыша.

Син Искәндәрне бәләкәй дип уйлама, ул синең бөтен интервьюларыңны укып бара. Мыскыл итеп, аена 6 сум алимент җибәргәнеңне дә белер әле. Бездә бөтен смслар бар. Беркемне гаепләми, аңлап эш ит. Гаепсезләрне гаепләмә, ул зур гөнаһ.

Мин Гөлназга баланы үстерешәм, минем дә, хатыныңның да бернинди гаебе дә юк. Язасым килмәсә дә яздым. Ул, имеш, яратмаган, хатын-кызы назы җитмәгән дә өйләнгән. Аерылганыңа алты ел, оныт аны, ник һаман Гөлназ турында язасың? Бала бит укый! Алиментыңны түлә дә, яшә теләсә кем белән», - дигән тещасы Ришатка.

Виртуаль дөньяда яшәүчеләргә «азык» кына бир. Бүген алар ике лагерьга бүленде – Ришатны яклаучылар һәм алимент түләмәүдә гаепләүчеләр.

Бер ишләре Ришатны акыллы малай ди, баегач та түли башлар дип яклый, элеккеге хатынын күтәрелеп килгән җырчыга вакытсыз аяк чалуда гаепли. Ә икенче лагерьдагылар аерылган ир-ат алиментны вакытында түләргә, ә бала алимент алырга хокуклы булуын расларга тырыша.

«Улына бер миллион сум бурычы бар»

Җырчының виртуаль дусларыннан кала, фикер алышуда Ришатның элеккеге тещасы да актив катнаша.

«Ул бала янына тугач та бармады, сигәненнән җирәнде, памперс алыштырмады, баланы бар дип тә белмәде, белми дә. Ул үз рәхәтенә генә яши. Улы Искәндәр аңа күпме язды, шалтыратты, ул блокировкалап куйды. Ришат бала тугач та кайтып кермәде. Әле 10 көнгә югала, аннары бер ай югалып торды да, чыгып та китте», - дип җавап язган Исламия ханым «кызыгыз аерылган бит, Ришат түгел» дип язучыга.

«Безгә аның акчасы кирәкми. Әмма суд карары бар, пристав үз эшен эшли. Мин оныгымны яратам. Ришат безне гаепләп язгач кына дөресен сөйләргә булдым», - дип өстәгән Исламия ханым. Шулай ук ул җырчы киявенең 1 миллион сум бурычы булуы турында да язды.

Бу мәгълүматның дөреслеген ачыкларга теләп, «Интертат» хәбәрчесе җырчыга шалтыратты, әмма ул җавап бирмәде. Шулай ук Ришатның хәзерге хәләл җефете Эльмира, Ришатча әйтсәк, Тәтишка белән дә элемтәгә кердек. Ул Ришатның телефоны сүнгән булуын, ә үзе әлегә бу темага сөйләшә алмавын әйтте.

Суд приставларының сайтыннан алынган мәгълүмат буенча, 2018 елда Ришатның 929 меңгә якын бурычы бар!

 

Дәвамын укыгыз : https://intertat.tatar/news/risat-fazlyiaxmatovnyn-ulyna-1-million-sum-burycy-yelgan-5853301

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

1

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X