Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Россия хөкүмәте яңа ярдәм әзерли. Кемгә?

    Россия Министрлар Кабинеты бәяләр артуны компенсацияләү өчен пенсионерларга һәм балалы гаиләләргә яңа түләүләр әзерли.

    Беренче вице-премьер Белоусов билгеләп үткәнчә, санкцияләр кертелгәннән соң, беренче өч атна эчендә товарларның бәясе җиде көн эчендә уртача 2 процентка арткан.

    Россия хөкүмәте бәяләр артуны компенсацияләү өчен  пенсионерларга, балалы гаиләләргә һәм аз керемле гражданнарга яңа түләүләр кертү өстендә эшли. Бу хакта Федерация Советы каршында чыгыш ясаган беренче вице-премьер Андрей Белоусов белдерде.

    Аның сүзләренчә, санкцияләр кертелгәннән соң азык-төлек бәясенең атналык үсеше уртача 2 процент тәшкил иткән. Мондый вәзгыять беренче өч атнада күзәтелде, дип ачыклык кертте Белоусов.

    Реклама

    "Кызганычка каршы, чит илдән товар кертү белән беррәттән, товарларга бәяләр үсте, шуның белән шау-шу купты. Россия хөкүмәте әлеге проблема өстендә эшли,- - диде Россия хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары. 
    Белоусов ассызыклаганча, хәзерге вакытта вәзгыять тотрыклы һәм тулысынча контрольдә тотыла.

    http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/rossiya-khkmte-yaa-yardm-zerli-kemg

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: