erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Суд Зәлиләгә 500 мең сум штраф салган. Тагын 1 миллион булырга мөмкин...

Продюсер Рифат Фәттаховтан яшь җырчы Зәлилә белән мөнәсәбәтләрдә соңгы яңалыкларны белештек. Моңа кадәр ул суд карары чыкмыйча, бу хакта тәгаен үк җавап бирмәве турында әйткән иде. Билгеле булганча, элегрәк ул Зәлиләне продюсерлык килешүен бозуда гаепләгән иде ("Шәһри Казан", Эльвира Шакирова).

 

“Мин Зәлиләнең бездән китәргә теләвен массакүләм мәгълүмат чараларыннан укып белдем. Безнең хакта ямьсез интервьюлар бирә башлады. Мин аңа кат-кат хатлар яздым, судка кадәр рәсми дәгьвалар да белдердем. Ләкин ул игътибар итмәде. Алай гына да түгел, безнең чараларда катнашмады, репетицияләргә килмәде, безнең белән хезмәттәшлектән читләште. Бу – килешүне тупас рәвештә бозу. Нәтиҗәдә без аны судка бирдек һәм җиңдек. Суд карары буенча Зәлилә, продюсерлык килешүен бозган өчен, 500 мең сум штраф түләргә тиеш.

Дөрес, ул суд карарларын, суд утырышларын санга сукмаска маташа бугай. Хәер, бу инде безнең проблема түгел. Суд карары булды, ул үз көченә керде. Хәзер бу эш белән суд приставлары шөгыльләнәчәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Икенчедән, килешүдә (ә ул бүгенгәчә үз көчендә!) язылганча, Зәлилә безнең рөхсәттән тыш башка концертларда катнашырга тиеш түгел. Ләкин үзегез дә күргәнсездер, ул кайбер концертларда катнашып йөри. Шуны истә тотып, без аны кабат судка бирдек. Бу юлы инде дәгъваның күләме – 1 млн. сум. Юристларыбыз, бу эшне дә җиңәрбез, дип ышандыра”, - дип сөйләде Рифат Фәттахов.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/sud-zlilg-500-me-sum-shtraf-salgan-tagyn-1-million-bulyrga-mmkin

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X