erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда бер ир-ат аракы салып бирмәгән өчен абыйсын балта белән чабып үтергән

Татарстанның Мөслим авылында яшәүче 34 яшьлек ир-ат абыйсын үтерүдә шикләнелә. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Тикшерү фаразлавынча, 18 июльдә Мөслим авылында 44 һәм 34 яшьлек туганнар кәеф-сафа корып утырган. Кайсыдыр мизгелдә абыйсы энесенә аракы салудан баш тарткан һәм аны тиргәп ташлаган. Моңа җавап итеп, ир-ат кулына балта алган һәм шуның белән абыйсының башына ике тапкыр чапкан. Алган җәрәхәтләрдән ир-ат һәлак булган, җинаятьче качып киткән.

Аны икенче көнне Башкортстанда, Нефтекамск шәһәре янында тоткарлаганнар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ир-ат үз гаебен таныган. Хәзерге вакытта аңа карата чик кую чарасын билгеләү мәсьәләсе хәл ителә.

Чыганак https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ber-ir-at-araky-salyp-birmagan-ocen-abyisyn-balta-belan-cabyp-utergan-5857606?utm_source=top

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X