erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда өч кеше үлеменә китергән авариядә машина белән 16 яшьлек бала идарә иткән

19 яшьлек ике кыз, машина йөртүче үзе үлгән. 19 һәм 20 яшьлек ике егет имгәнгән.

 

Татарстанның Югары Ослан районында Ключищи авылы янында авариягә очраган машина белән 16 яшьлек үсмер идарә иткән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Эчке эшләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Якынча фаразлар буенча, машина йөртүче идарәне югалткан, шуннан соң автомобиль кюветка очып төшкән һәм түбәсенә капланган.

Авариядә машина йөртүче үзе, 19 яшьлек ике кыз һәлак булган. 19 һәм 20 яшьлек ике егет имгәнгән.

Авария сәбәпләрен ЮХИДИ инспекторлары ачыклый.

Югары Ослан районы прокуратурасы тикшерү башлаган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Автор Павел Климчак

Тулырак: ТИ

Фото: vuslon.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X