erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда иң зур хезмәт хакы алып эшләүчеләрне атадылар

Спортчы-инструктор, директор һәм товар төрүчеләр. Хәзерге вакытта Татарстанда иң зур хезмәт хакы алып эшләүче һөнәр ияләре бу ("Ватаным Татарстан").

 

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, бүген спортчы-инструктор –  аена 100 мең сум, директор – 87 мең, товар төрүче – 91 мең, машинист-торба салучы – 90 мең, химия һәм нефть сәнәгате предприятиеләр җиһазын монтажлаучы  82 мең сум акча алып эшли. Электр белән эретеп ябыштыручы, тимерче, монтажникның да хезмәт хакы аз түгел: 67 мең сум. Шул ук вакытта Татарстанда декабрь башына 61 мең чамасы буш эш урыны булган. Шуның 42 меңнән артыграгы (69%) – эшчеләр өчен. Татарстанда 11,5 мең кеше эшсез буларак теркәлгән.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X