erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ике машина белән авариядә бер кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән

Аварий кичә булган.

Бөгелмә районында Казан-Оренбург юлының 301нче километрында кичә кичке җиделәр тирәсендә авария булган. Биредә Kia һәм «Лада Калина» автомобильләре бәрелешкән.

Якынча мәгълүматлар буенча, «Лада» йөртүчесе алда барган машинаны узып китү тыелган урында каршы як полосага чыккан һәм чит ил автомобиле белән бәрелешкән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Нәтиҗәдә, «Лада»ның пассажиры шунда ук үлгән, ул иминлек каешын эләктермәгән булган. Тагын дүрт пассажир – һәр машинадан икешәр кеше – төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрнең барысын да якындагы хастаханәгә озатканнар.

Һәлакәт булган урынга Бөгелмә прокуроры вазифаларын башкаручы Нияз Мисхабов та килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте, дип яза Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X