erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда татар теленнән имтихан биргән бердәнбер укучы: «Бу - горурлык һәм җаваплылык»

11 сыйныф укучыларының имтиханнары да ахырына якынлаша. Күбесе инде үз нәтиҗәләрен көтәләр. Балтач районы Норма урта мәктәбе укучысы Әдилә Шәйхетдинова - татар теленнән бердәм республика имтиханын биргән бердәнбер бала. Бу хакта аның үзе белән дә сөйләштек. ("Интертат", Ләйсән Рәхмәтуллина)

«Татар теленнән имтихан бирүче берүзем икәнен белгәч, аптырадым»

Балтач районы Норма урта мәктәбе укучысы Әдилә Шәйхетдинова Габдулла Тукай әсәрләрен яттан сөйли, Зифа Кадыйрова һәм бүгенге язучылар иҗаты белән кызыксына, реализм рухында язылган әсәрләрне үз итә.

- Әдилә, республика күләмендә үзең генә татар теленнән имтихан бирәчәгеңне белгәч, нинди хисләр кичердең?

- Башта куркып калдым, ничек инде берүзем?! Бу бит зур җаваплылык. Аннары шуның белән горурлана башладым. Имтиханны биргәч, үземне герой итеп тә саный башладым.

- Имтихан ничек үтте? Аудиториядә үзең генә булу куркытмадымы?

- Имтиханда 38 сораулык тест өлеше бар иде һәм инша яздым. Башта берүзем генә утыру сәер булды. Беркем миңа комачауламады да, вакыт та сизелмичә үтеп китте. Рәхәт булды.

- Сораулары авыр идеме соң? Әзерлегең җитәрлек идеме?

- Әзерлегем җиткәндер, дип уйлыйм, чөнки мин 5 сыйныфтан бирле олимпиадаларда катнашып килдем һәм 7 сыйныфтан башлап республикада призлы урыннар ала башладым. Белемем җитәрлек иде. Гомумән, татар теле җиңел бирелә миңа. Имтихан сораулары артык кыен димәс иде. Алай да баш ватып утырган берничә сорау булды. Иншаны шәфкатьлелек турында яздым.

- Әдилә, татар теленнән әлеге имтихан синең өчен нәрсәгә кирәк иде?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

- Бу имтиханны мин инде 9 сыйныфта ук бирергә теләгән идем. «Бал да өстәми, нәрсәгә кирәк ул сиңа?» – дип тә әйтеп карадылар. Минем биреп карыйсым килде, нинди форматта үтүе дә кызыксындырды. Без бит рус теленнән имтихан язабыз, нишләп татар теленнән булдырмаска.

Бәлки, миннән соң тагын шулай татар теленнән әлеге сынауны үтәргә теләгән кешеләр табылыр.

- Кая укырга керергә телисең?

- Мин КФУның татар теле һәм рус теле укытучысы факультетына укырга керергә уйлап торам.

- Тормышыңны татар теле белән бәйләү теләге каян килә?

- Кечкенәдән әти-әни туган телне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтте. Артык мультфильмнар карап алып, рус теленә күчеп куйганда, әти-әни безне аңламаган булып кылана иде. Минем уйлавымча, болар барысы да әнидән, тәрбия һәм гаиләдәге мохиттән килә. Ул да мәктәптә укыганда татар телен яхшы белгән, олимпиадаларга йөргән. Болар барысы да гаиләдәге тәрбия нәтиҗәсе.

Тулысынча биредән укый аласыз: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X