Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Улымны бик яшәтәсем, аягына бастырасым килә»

    Казанда яшәүче 19 яшьлек Даниил Вахитов моннан ике ел элек урын өстенә кала. Яңа гына 11 нче сыйныфны тәмамлаган егет күңелсез хәлгә тарый. 2020 елның 15 июне аның язмышын үзгәртә дә куя. ("Ватаным Татарстан", )

    Егет чыгарылыш кичәсендә сыйныфташлары белән су коенырга бара. Кечкенәдән бассейнда йөзгән егетне бәла нәкъ шунда көтеп тора. Суга чумганда муенын сындыра ул. Редакциягә Даниилның әнисе Мария ханым мөрәҗәгать итте. «Улымны бик яшәтәсем, аягына бастырасым килә», – диде ул. Ә бит моннан ике ел элек табиблар, улыгыз яшәмәячәк, дип, ананың өметен өзгән була.

    – Аллага шөкер, минем догаларым кабул булды. Ходайдан балама гомер сорадым. Ул исән, инвалид арбасында утырса да, янымда, – ди әнисе. – Даниил ике катлаулы операция кичерде. Алардан соң хәрәкәтләнү бөтенләй бетте. Табиблар берни вәгъдә итә алмады. Муеныннан кала, башка бер әгъзасы да хәрәкәтләнмәячәк, дигәннәр иде. Әмма без күңелне төшермәдек. Ана күңелен берни алдый алмый. Мин сиздем һәм ышандым. Улымның йөреп китәсен дә көтәм әле.

    Мария ханым улын тернәкләндерү өчен бар көчен куя. Елап, өметсезлеккә бирелеп утырмый ул. Тизрәк таныш-белешләреннән улы кебек җәрәхәт алган кешеләрнең кайда дәвалануын сораша да Даниилны йөртә башлый. Шөкер, яшь организм үзенекен итә. Әкренләп улының аяклары тоя, куллары селкенә башлый. Яңадан сөйләшергә өйрәнә. Инде хәзер табиблар да, даими тернәкләнү үтсә, егет алга таба аякка басарга мөмкин, диләр. Ә Мариягә шул гына кирәк тә! Ул баласының ничек тә үз-үзен йөртерлек булуын тели. Ике ел буе күзенә карап ярдәм көткән улының ниләр кичергәнен дә яхшы аңлый ул.  Ә бит теге вакыттагы чыгарылыш кичәсендә Даниил бит зур хыяллар белән яна. Кулына аттестат алып, аның да, башкалар кебек, югары уку йортына керәсе, белем аласы килә. Тик бар да хыялда гына кала. Әти-әнисенең ныклы терәге Даниилгә яшәр көч бирә. Егет гаиләсенә, якыннарына, дусларына рәхмәтле икәнен яшерми. Әнисе дә ике ел дәвамында матди ярдәм күрсәткән һәркемгә саулык тели.

    Реклама

    – Сәламәтлек өчен күпме акча кирәк?! – ди ул. – Үз башыңа төшмәгәндә, кеше кайгысын читләтеп узасың икән. Гаиләбезгә хәсрәт килгәч, без бөтенләй үзгәрдек. Бер уйламаган җирдән ярдәм килеп куя. Әмма ул акча озакка җитми. Улыбызга һәрдаим дәвалану кирәк. Әгәр берәр тапкыр тернәкләндерү курсын калдырабыз икән, куллар-аяклар киреләнә башлый. Аларны тыңлатыр өчен яңадан вакыт кирәк. Кешедән килгәнне генә көтеп утырмыйбыз, үзебез дә тырышабыз. Әмма ярдәмнән башка ерак китеп булмый шул. Әле бит безнең 11 яшьлек кызыбыз да бар. Улыма гел ярдәм кирәк булгач, эштән дә китәргә туры килде. Тормышны алып бару ирем Раил өстендә.

    Даниилга туры килә торган үзәк Мәскәүдә урнашкан. Тик анда дәвалану бик кыйммәт. Бер ай тернәкләндерү узган өчен 1,5 миллион сум акча түлисе. Акча булмагач, Даниилның мотоциклын сатмакчы булганнар. Әмма ул каршы килгән. Аякка баскач, мин анда йөриячәкмен, ди икән. Ә кем белә? Бергәләп тотынсак, без бу хыялны чынга ашырачакбыз бит! Әнә шуңа да Мария газета укучылардан ярдәм сорый.

    Даниилга булышырга теләгән кешеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

    Вахитов Даниил Раил улы исемендәге 4276 6200 3883 4986  Саклык банкы картасы 8-960-060-24-27 телефон номерына бәйләнгән.

    Чыганак https://vatantat.ru/2022/07/86557/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: