erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яр Чаллыда этләр тешләвеннән зарланучылар арткан

Яр Чаллы  шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илья Зубов хәбәр иткәнчә, декабрь-гыйнвар айларында сукбай этләрне тотканда берсенә дә зыян килмәгән.

 

 

Халыктан килгән шикаятьләрне күп дип әйтеп булмый. Шулай да гыйнварда гына да 99 эт тотылды,дип белдергән ул.

Һәр эткә ярлык тагыла,авыру һәм агрессив булмаганнары күпмедер вакыттан соң иреккә җибәрелә,ә калганнарын приютта дәвалыйлар дип хәбәр итә "Вести КАМАЗа" порталы.

Яр Чаллы мэры Наил Магдеев тиешле хезмәтләргә халыкның иминлеген тәэмин итәргә боерды. Соңгы вакытта Тукай районында һәм бакчачылык ширкәтләрендә яшәүчеләрдән һәм БСИ,төзелеш базасында эшләүчеләрдән этләр тешләвеннән зарланып мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Радик Шаһиәхмәтов белдергәнчә, безнең районда да бу проблеманы хәл итү өчен чаралар күрелә.

-Билгеле булганча, этләрне бары тик махсус оешмаларга гына тоту рөхсәт ителгән. Моның өчен район бюджетыннан 700 мең тирәсе акча бүлеп бирелә. Бу акчага ел буена якынча 100 эт тотарга мөмкин. Быел конкурс нигезендә бу эшне Казандагы "Зооцентр" ширкәте башкарачак. Әлегә җирлекләрдән гаризалар кабул итү бара,-диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X