erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Арча балалар сәнгать мәктәбе

Арча балалар сәнгать мәктәбе
  • Тасвирлама:

    Арча балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан яшь буынны рухи һәм әхлакый тәрбияләү, татар Милли һәм сәнгать мәдәнияте хәзинәләренә киң җәлеп итү, традицияләрне саклау, һөнәри осталыкны, үзешчән халык сәнгатен популярлаштыру һәм алга таба үстерү, яшь талантларны ачу, стимуллаштыру һәм аларга ярдәм итү максатларында күп эш башкарыла.

  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 – 16:00

  • Төшке аш тәнәфесе:

    11:00 – 13:30

  • Телефоннар:
    • +7(843)-663-17-05
    • +7(843)-663-17-45
  • Адресы:

    Арча шәһәре, Галактионов урамы, 26 йорт

Узган гасырның 1962 елында Әтнәдә балалар музыка мәктәбе ачыла. Мәктәптә балаларны фортепиано һәм баянга укырга өйрәтәләр. Тагын бер елдан мәктәп Арча үзәгенә күчә. Ул елларда үзенең бинасы да булмый, кичке мәктәп бинасында укыйлар. Тарихта мәктәпнең беренче директоры булып Эдуард Җәләлов, фортепианога өйрәтүче Светлана Магизянова, баян буенча укытучы булып Гөлфия Тимергалиева калган. Ә бер елдан мәктәп тормышында тагын күңелле яңалык — аңа аерым бина бирелә һәм кечкенә булса да үзләренеке булган 4 сыйныф бүлмәсендә балалар шөгыльләнә башлый. 1968 елда мәктәп беренче “карлыгачларын” — чыгарылыш сыйныфын фатыйха биреп тормыш киңлекләренә очыра. 1969 елда биредә күңелнең тагын да нечкәрәк кылларына кагылучы уен коралында уйнарга өйрәтә башлыйлар — скрипка классы ачыла. Тик мәктәп язмышына гел күченеп йөрү язган икән — 1974 елда ул укучыларын элеккеге халык суды бинасында кабул итә башлый.1976 елда мәктәпнең офыклары киңәя — Олы Мәңгәрдә һәм 1977 елда Яңа Кырлайда филиаллары ачыла. Әкренләп мәктәп яңа кадрлар белән тулылана, укучылары гына түгел, укытучыларның да саны арта. Еллар уза. Шул еллар эчендә уңышлары белән республика күгендә дәрәҗәле исемен булдыра. Уңышлар артында мәктәп белән җитәкчелек иткән шәхесләрнең исемнәре тора: 1963-1966 елларда Ю.Н. Токарев, 1966-1968 елларда Р.Ш. Приямпольский, 1968-1970 елларда Ю.М. Никифоров, 1970-1973 елларда Г.А. Тимербаева, 1973-1977 елларда Б.Х. Булатов. 1977 елда директор булып югары уку йортын тәмамлап кайткан яшь музыкант билгеләнә — Альберт Сәлах улы Гайнетдинов. Ул җитәкчелек иткән елларда сәнгать мәктәбендә укыту-тәрбия һәм музыкаль белем өчен барлык шартлар тудырыла. 35 ел җитәкчелек иткән директор үзенең урынына шәкертен тәрбияләп калдыра. 2012 елдан мәктәпне Гөлнара Барый кызы Сабирова җитәкли. Гөлнара Барый кызына бүгенге көндә күпләр мәхрүм булган әңгәмәдәшен тыңлый белү һәм аңлау гына түгел, үз янына иҗади коллектив туплау, талант ияләрен берләштерү һәм оештыру сәләте дә бирелгән. Мәктәпнең бүгенгесенә килсәк, биредә, тарихта калган буын педагоглар һәм укучылар нигез салган традицияләр дәвам ителеп, сәнгать буенча белемнең заманча модельләре тормышка ашырыла, шәһәребезнең мәгариф һәм мәдәни учреждениеләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Арча балалар сәнгать мәктәбе Татарстан Хөкүмәтенең 3 грантына ия булды, “Киләчәк мәктәбе” Бөтенроссия мәгариф форумы кысаларында Россиядә 100 иң яхшы өстәмә белем бирү оешмалары исәбенә керде. Мәктәпнең кызыгырлык үткәне, уңышлы бүгенгесе һәм матур киләчәге бар. Укучыларына киң офык-лар ачу, һөнәри яктан камилләшү өчен биредә яңа проектлар тормышка ашырыла. Күп еллар сәләтле балаларның иҗаты буенча программалар эшли: конкурс, фестиваль олимпиада, күргәзмәләрдә катнашалар. Укучыларның уңышы — иҗади һәм белем бирү ягыннан әзерлекнең нигезе.