Арча районындагы мәдәният объектлары
Арча районы мәдәният өлкәсе хезмәткәрләре ел әйләнәсе халкыбызга рухи азык өләшеп яшәүдә күп көч куя.
-
Арча районындагы мәдәният тормышы
Тасвирлама: Талантлы, үз эшләренең чын осталары булган Арча районы мәдәният хезмәткәрләре халыкка яктылык, мәрхәмәт өләшә, матурлыкны күрергә, тоя белергә, бәяләргә өйрәтә
-
Арча парклары
Тасвирлама: Арчадагы парклар биредә яшәүчеләр өчен табигать белән хозурланырга һәм саф һавада вакыт уздырырга мөмкинлек бирә. Шәһәрдә җәяүле һәм спорт маршрутлары булдырылган, физик активлык белән шөгыльләнү өчен инфраструктура, табигатьне күзәтү өчен ландшафт объектлары бар.
Арча ягы – мәдәниятле як
Китапханә, мәдәни-күңел ачу һәм музей юнәлешләре буенча район халкына 136 мәдәният учрежденисе хезмәт күрсәтә. Алар арасында Арча район Мәдәният йорты, 4 күпфункцияле үзәк, 31 авыл мәдәният йорты, 39 авыл клубы, 56 китапханә (Арча район үзәк китапханәсе, район балалар китапханәсе, шәһәр китапханәсе, 49 авыл китапханәсе), 72 китапханә пункты, 5 музей («Казан арты» тарих-этнография музее, әдәбият-сәнгать музее, дөньяда бердәнбер «Әлифба» музее, Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музее, Мөхәммәт Мәһдиев музее) бар. Балаларга мәдәни өстәмә белем Арча балалар сәнгать мәктәбендә бирелә.
Яратып эшләсәң, уңыш елмая
Арча районы мәдәният тармагында барлыгы 417 кеше хезмәт куя. 18 хезмәткәр «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре», 1 хезмәткәр «Татарстан Республикасының халык артисты» дигән мактаулы исемнәргә ия, 26 хезмәткәр «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.
2023 елда район мәдәният өлкәсе эшчәнлеге буенча «Татарстанның мәдәни башкаласы» беренче республика конкурсының Гран-приена лаек булды. Шулай ук ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оештырган «Китапстан» республика җәйге марафонында 400дән артык бала һәм яшүсмер белән катнашып район балалар китапханәсе җиңү яулады һәм Арча муниципаль районы республиканың иң күп укучы районы исемен алды.