erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Арча район үзәк китапханәсе

Арча район үзәк китапханәсе
  • Тасвирлама:

    Район китапханәсе – мәдәни тормышның аерылгысыз бер өлеше. Арча үзәк китапханәсенең район балалар китапханәсе белән бергә урнашуы бик кулай. Китап сөюче балалар үсә төшкәч зурлар бүлегенең даими укучыларына әйләнә. китапханәдә үз эшенең чын фанатлары хезмәт куя: алар яңа китаплар белән таныштырып, укучыларны җәлеп итә, китап сөючеләрне еш кына үзләре оештырган мәдәни чараларга, райондашларыбызның китапларын тәкъдир итү кичәләренә җыя.

  • Эш вакыты:

    сиш-җом 08:00 – 18:00, шим-якш 09:00 – 17:00

  • Төшке аш тәнәфесе:

    ялсыз

  • Телефон:
    • 8(84366) 3-21-78
  • Адресы:

    Арча шәһәре, Банк урамы, 2А йорты

Арча район китапханәсе 1934 елда ачыла. Ул елларда ул Совет мәйданындагы 2 нче йортта урнашкан була. Китапханә мөдире итеп Петрова билгеләнә. Ул елларда китапханәдә кычкырып уку, китапларның эчтәлеген сөйләү һәм башка ысуллар ярдәмендә укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрү эше оештырыла. Бер генә кеше эшләүгә карамастан, китапханә куелган бурычларны намус белән үти. Шул елларда районда беренче мәртәбә газета чыга башлый. Кичләрен китапханәдә «Крепим колхозы» газетасы укыла. Арча районы авылларында 50 нче елларда бик күп китапханәләр ачыла. Бу елларда китапханә буларак ачылуга карамастан, аларның күбесе 1930-1939 елларда ук эшли башлаган уку йортлары булган (Югары Аты, Курса, Зур Бирәзә, Масра, Мөндеш, Өчиле һ.б.). 1950 елда хезмәт ияләренә 6 китапханә хезмәт күрсәтә: 1 район, 1 балалар һәм 4 авыл китапханәсе. 1981 елда Арча үзәк китапханәсе республикада беренчеләрдән булып махсус типовой проект буенча төзелгән яңа бинага күчә. 1984 елда Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 1983 ел нәтиҗәләре буенча республиканың авыл районнары арасында беренче урынны алып, РСФСР Министрлар Советының күчмә Кызыл Байрагына лаек була. Бүгенгегә кадәр үткәнендә китапханә бик күп грантларга ия булды, дәрәҗәле конкурсларда җиңде. Китапханәнең район авылларында филиаллары эшли.