erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Тукай эзләре буйлап

Тукай эзләре буйлап
  • Адресы:

    Арча районы, Яңа Кырлай авылы, Үзәк урам, 4 нче йорт

Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музей-мемориаль йорт ел саен үзенә меңләгән кунаклар кабул итә. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез дә Тукай җирен күрергә махсус кайта бирегә. Музейдан соң юлны Тукай эзләре буйлап дәвам итәргә мөмкин: Сәгъди абзый, бай йортларында булу, Тукайның персонажлары нигезендә төзелгән монументларны карау, кышкы каникул вакытында “Кыш бабай резиденциясе”ндә булу, Кушлавыч авылында Габдулла Тукайның музей-йорты, шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәтнең каберенә зыярәт кылу, Өчиле авылында Габдулла Тукайның бабасы Зиннәтулла Әмиров яшәгән җирдә булу.