erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район турында

Район турында

1920 елга кадәр Арча территориясе Казан губернасының Казан өязенә, 1920–1930 елларда ТАССРның Арча кантонына керә. Арча кантоны 1920 елда элеккеге Казан өязенең 20 волосте нигезендә Казан кантоны буларак оештырыла, соңрак аның составына Красно-Кокшайский (элеккеге Царевококшай) өязенең 2 волосте һәм Малмыж өязенең 7 волосте керә. 1920 ел ахырында Арча кантоны итеп үзгәртелә.

1927 елда Воскресенск, Ильин, Столбище волосте һәм Калинино, Менделинск волостьларының берничә торак пунктыннан Казан (Воскресенск) районы оеша.

1926 елда кантонның мәйданы 8007 кв. км тәшкил итә (1928 елда – 7 516 кв.км).

Халык саны – 37 4725 кеше (шуларның 59,2% – татарлар, 37,5% – руслар, 2,7% – удмуртлар; шәһәр халкы – 5655 кеше, авыл халкы – 369070 кеше); торак пунктлар саны – 815; 15 волость (1929 ел): Арборск, Әтнә, Арча, Балтач, Дөбъяз, Калинино, Кишет, Күлле-Киме, Мәмсә, Менделинск, Питрәч, Пановка, Тукай, Теләче, Чүриле.

Арча районы оешкан вакытта аның составына 63 авыл советы, 113 торак пункт керә, аларда 64 136 кеше яши (шуларның 48799 ы – татар, 15312 се – рус, 25 е – башка милләт вәкилләре). Районның чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәртелә.

1940 елда Арча районы мәйданы 1087 кв. км тәшкил итә, халык саны – 54,3 мең кеше, авыл советлары саны – 34, торак пунктлар – 112.

1944 елның 19 февралендә Арча районының бер өлеше яңа оешкан Чуриле районына күчә (үзәге – Яңа Чүриле авылы; 1956 елда район 625,8 кв.км мәйданны били, поселок, 14 авыл советы һәм 56 торак пункттан тора). Чүриле районын бетергәннән соң территория 1956 елның 14 маенда Арча районына кайтарыла.

1960 елда район мәйданы 1095,5 кв. км тәшкил итә, аңа поселок советы, 16 авыл советы, 111 торак пункт керә.

ТАССР административ берәмлекләрен эреләндерү нәтиҗәсендә 1963 елның 1 февралендә Арча районына Балтач, Тукай, Биектау районнарының бер өлеше кушыла. Районның мәйданы – 3681 кв. км, халык саны – 120,2 мең кеше, авыл советлары саны – 54, торак пунктлар саны – 296 була.

ТАССР административ-территориаль бүленешен үзгәртү нәтиҗәсендә 1965 елның 12 гыйнварында район территориясе 2527 кв.км га кадәр кими, халык саны – 87,2 мең кешегә, авыл советлары саны – 38, торак пунктларның саны 208 гә кала.

1990 елның 25 октябрендә Арча районы составыннан Әтнә районы бүленеп чыга.

2015 елда Арча районы мәйданы – 1843,7 кв. км, халык саны – 52274 кеше, шул исәптән шәһәр халкы – 19 681 кеше, авыл халкы – 32 593 кеше (халыкның уртача тыгызлыгы – 1 кв.км га 27 кеше).

Халыкның милли составы: 92,2% – татарлар, 6,6% – руслар, 1,2% – башка милләт вәкилләре.

 

Район составына бер шәһәр һәм 16 авыл җирлегенә бүленгән 128 торак пункт керә:

Арча шәһәр җирлеге (Арча шәһәре, Олы Бирәзә, Күпербаш, Иске Айван, Төбәк-Чокырча авыллары, Васильева Бужа авылы);

авыл җирлекләре: