erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Арча районында кайда ял итеп була?

Әлеге бүлектә Арча районында кайда ял итәргә мөмкинлекне күрсәтүче ярдәмлек бирелгән. Арчада нинди парклар һәм истәлекле урыннар бар? Шул хакта мәгълүмат таба аласыз.

Арча шәһәрендә вакытны файдалы итеп уздыру, ял итү өчен урыннар күп. Арча шәһәре, банк урамы, 28 б йорты адресы буенча кинотеатр эшли. Шәһәрдә «Казан-Су», «Җиңү» паркларында җанга саф һавалы шифалы ял алырга, балаларга уен мәйданчыкларында уйнарга, спорт белән шөгыльләнергә була. Шәһәргә килүчеләр «Әлифба» музее», «Геройлар галереясы», «Халык язучылары» аллесясы, «Казан арты» тарих-этнография музее», «Әдәбият һәм сәнгать музее»нда булып, Арчаның үткәне һәм бүгенгесе, татар халкының үткәне белән таныша ала. Сәяхәт итәргә теләүчеләр өчен дә мөмкинлекләр бар: Тукай эзләре буйлап, Кушлавыч, Өчиле, Яңа Кырлай авылларына барырга, Яңа Кырлайдагы «Габдулла Тукайның әдәби-мемориаль музее»на керергә, районнан чыккан Мәгърифәтчеләр юлыннан «Кышкар мәдрәсәсе», «Ташкичү», Урта Курса мәчетләрен карарга, Күлтәс авылынңда Күлтәси каберенә зыярәт кылырга, Гариф Ахуновның туган җирендә, Кечкенә Өчиле авылы урынында булып, Көтек буасында су коенып, табигать кочагында ял итеп алырга, Гөберчәктәге Мөхәммәт Мөһдиев музеена барырга мөмкин.