erid:2VtzquqpS7d

Мөхәммәт Мәһдиев музее

Мөхәммәт Мәһдиев музее
  • Адресы:

    Арча районы Гөберчәк авылы

Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев музее районга килгән кунакларның гына түгел, райондашларыбызның да яратып йөри торган урыны. Язучының шәхси әйберләрен кадерләп саклаучы бай экспонатлы музейда магнитофон тасмасы аша аның үз тавышын да ишетергә мөмкин. Җитәкчесе Халидә Габидуллина язучының чордашлары, якыннары белән аралашып, аның турында күп мәгълүмат туплап халыкка җиткерергә тырыша.