erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Арча парклары

Арчадагы парклар биредә яшәүчеләр өчен табигать белән хозурланырга һәм саф һавада вакыт уздырырга мөмкинлек бирә. Шәһәрдә җәяүле һәм спорт маршрутлары булдырылган, физик активлык белән шөгыльләнү өчен инфраструктура, табигатьне күзәтү өчен ландшафт объектлары бар.

Арча шәһәрендә «Җиңү» һәм  «Казан-Су» парклары бар. Алар  шәһәр кешеләренең иң яратып йөри торган урыны. Анда җәен дә, кышын да ял итәргә мөмкин. Аттракционнар һәм күңел ачу паркларыннан тыш, стадион территориясендә скейт парк  һәм самокатларда шуарга яратучылар өчен зона булган территорияләре дә бар.

Әлеге паркларда еш кына мәдәни-массакүләм чаралар уздырыла: махсус мәйданчыкларда концертлар, флешмоблар, конкурслар, уен программалары, фестивальләр һ. б. оештырыла. Арчадагы паркларга саф һава сулау, шәһәр шау-шуыннан ял итү, музыка тыңлау, чараларда катнашу, спорт белән, балаларны уйнату, чаңгыда һәм таудан шуу  һ.б. өчен килергә мөмкин.