erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Арчадагы «Казан арты» тарих-этнография музее

Арчадагы «Казан арты» тарих-этнография музее
  • Тасвирлама:

    «Казан арты» Арча тарих-этнография музее 2009 елның 8 декаберендә Татарстан республикасының беренче президенты М.Ш.Шаймиев катнашында ачылды.

  • Эш вакыты:

    дүш-җом 08:00 – 17:00, шим 09:00 – 13:00

  • Төшке аш тәнәфесе:

    12:00 – 13:00

  • Телефон:
    • +7 (84366) 3‒06‒79
  • Адресы:

    Арча шәһәре, Сызгановлар урамы, 22 йорт

Экспозицияләр 4 залда урнашкан, гомуми мәйданы 856,1 кв.м, 15514 данә предмет саклана. Музей карамагында этнография, туган якны өйрәнү, әдәбият-сәнгать бүлекләре (2014 елга кадәр әдәбият-сәнгать музее), М.Мәһдиев музее, «Әлифба» музее филиаллары эшли. Күргәзмә, конференция заллары, фондсаклагыч бар. Экспозицияләрнең авторы – ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рабис Сәлахов. Музейдагы иң әһәмиятле тупланмалар – революциягә кадәрге татар басма һәм кулъязма китаплары, Алтын Урда дәвере акчалары, археология, этнография предметлары, төбәккә мөнәсәбәтле иҗат әһелләренең, укытучыларның шәхси әйберләре, фоторәсемнәре, документлары. Музей хезмәткәрләре район буенча комплекслы (этнографик, археографик, эпиграфик) экспедицияләр, фәнни-гамәли конференцияләр, төбәктән чыккан шәхесләргә багышланган мәдәни чаралар уздыра. Әдәбият һәм сәнгать бүлеге Арча районы мәдәният һәм сәнгать музее 1995-нче елның 26 апрелендә ачыла. Күп кенә күренекле татар язучылары һәм сәнгать эшлеклеләре Арча җирлегендә дөньяга килгән. Музей экспозициясе Арча ягы белән бәйле 40 язучы-шагыйрь һәм 20 сәнгать эшлеклесе турында мәгълүматны үз эченә ала. Экспонатлар арасында XVIII — XIX гасырларга караган — галимнәр Г.Курсави, Ш.Мәрҗани, Ш.Күлтәси, драматург Г.Камал, шагыйрь Г.Тукайның документлары һәм шәхси әйберләре (Ш.Күлтәсинең таянып йөргән таягы, Ш.Мәрҗәнинең язу әсватлары, Коръән китаплары һ.б.) бар. Гражданнар сугышы һәм Бөек Ватан сугышы еллары тарихы музейда халык язучысы Г.Бәширов, язучылар А.Галиев, Г.Бакиров, М.Гәләү кебек шәхесләр тарихында чагылыш тапкан. Аерым залда кул эшләнмәләре, сәнгать әсәрләре, актер һәм артистларның портретлары һәм шәхси әйберләре күргәзмәсе эшли. Моннан тыш биредә Арча районының XV гасырдан соңгы тарихы тасфирланган. Беренче залда районыбызның тарихчылары, фән эшлеклеләре, фәлсәфәчеләренә кагылышлы фотодокументлар, китаплар һәм шәхси әйберләр урын алган. Ике залда халык язучылары һәм Габдулла Тукай премиясе лауреатлары турында күргәзмә-экспозиция эшли. Музейдагы 1700 экспонатның өч йөзе генә төп нөсхә күчермәсе, калганнары — төп нөсхә.