erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы

Арчаның «Пантеры» баскетбол командасы

Арчаның «Пантеры» баскетбол командасы
  • Тасвирлама:

    Арчада спортны яратып яшәүче, үзләрен спортка багышлаган яшьләр күп. алар команда белән республикакүләм ярышларда катнашып, районыбызга еш кына җиңү алып кайта.

  • Социаль челтәрләр:
«Пантералар» кызлар баскетбол командасы 2016 елда оеша. Команда составында 2009 елгы кызлар уйный. Тренерлары – озак еллар районда кызларны баскетбол серләренә төшендерүче остаз – Илсур Фәсхетдинов. Команда тарихында истәлекле даталар, ярышларда катнашу белән бәйле вакыйгалар күп. Кызлар кая гына ярышка барса да, алдынгы өчлектән урын алмый кайтмый.